2021 елда фамилия алышынганнан соң СНИЛСны ничек алмаштырырга

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

СНИЛС иминият таныклыгы теләсә кайсы эшләүче граждан өчен мөһим документ булып тора, ул шул исәптән хуҗасының төп шәхси мәгълүматларын үз эченә алган, шуңа күрә фамилиясен алыштырганда СНИЛСны алыштыру кирәкме дигән сорау бирү урынлы.

«Моның өчен Россия Федерациясе Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органына (эш бирүче аша яки шәхсән) теркәлгән затның шәхси лицевой счетындагы анкета мәгълүматларын үзгәртү турында гариза бирергә кирәк. Барлык үзгәрешләр гражданинның шәхси лицевой счетында чагылыш таба, һәм аңа теркәлүне раслаучы документ, шул ук номер белән, әмма үзгәртелгән фамилия белән бирелә», – дип билгеләп үттеләр РПФта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International