Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" кисәтә:

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 сентябрендә төнлә һәм иртән урыны белән һавада һәм туфракта -1 гр.кадәр салкыннар көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Туңдыруларга бәйле рәвештә, авыл хуҗалыгы культураларының - җиләк-җимеш  һәм орлык культураларының һәм үсемлекләрнең чәчәк бәйләренең зыян килү һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Яшь үсентеләрне туңдырудан коткару өчен бакчачылар тарафыннан еш кулланыла торган иң практик ысул булып үсемлекләрне каплау тора. Материал аз җылылык үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International