Район буенча базларга 19856 тоннага якын кукуруз массасы салынган.
(Дилфас Галиев,"Минзәлә-информ")
Кукурузны силоска салу буенча "Камский бекон" ҖЧҖ һәм "Калморза" хуҗалыгы хезмәтчәннәре яхшы эшләделәр, алар 9600 һәм 3660 тонна кукуруз силосы салганнар. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 сентябрьгә районда бер баш шартлы терлеккә 33,6 центнер күләмендә азык әзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә азык әзерләү буенча район республикада дүртенче урында тора.