Сентябрьнең беренче якшәмбесендә нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Кадерле нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары, шундый мөһим хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Икътисадның күп кенә өлкәләренең эше нәкъ менә сезгә бәйле, нәкъ менә сез илне кара алтын Һәм зәңгәр ялкын белән тәэмин итәсез. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләр телибез! Барлык хыялларыгыз да чынга ашсын, уңышлар сезнең алда һәрвакыт ишек ачсын! Барыгызга да бәхет һәм иминлек телим!