3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2004 елда Бесландагы фаҗигале вакыйгалар белән бәйле.
(Дифиза Нуриева “ "Минзәлә-информ")
Бу фаҗиганы онытырга ярамый. Минзәлә шәһәренең Җиңү паркында узган митингка килгән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев, төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, хезмәткәрләре, шулай ук урта махсус уку йортлары студентлары бу теракт корбаннарын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Марк Токарев: - Бесландагы фаҗига-терроризмның киләчәкне аяусыз мәхрүм итүенең тагын бер мисалы. Анда барган вакыйгалар бернинди тасвирламага да бирелми. Бер мизгелдә бер гаепсез балалар, укытучылар, ата-аналар, хокук саклау органнары һәм махсус бүлекчәләр хезмәткәрләре һәлак булган. Бүген без илнең төрле шәһәрләрендә, мәсәлән, Бесланда, Волгоградта, Волгодонскида, Керчедә һәм Казанда террорчылык актлары корбаннарын искә алабыз. Кызганычка каршы, мондый мисалларны дистәләп китерергә була. Без шуны истә тотарга тиеш: безнең зур илебездә төрле милләт һәм дин вәкилләре яши. Барыбызны да Ватаныбызга мәхәббәт берләштерә, - диде ул.
Аннары митингта катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар.
17 ел элек Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә террорчылар 1128 кешене әсир иткән, 330 кеше һәлак булган, шуларның 186сы – балалар.
