Туфракны төп эшкәртү 26789 гектарда башкарылды, шуның 14520 гектарында-тирән.
(Дилфас Галиев, Минзәлә-информ)
Туфракны төп эшкәртүне "Калморза" хуҗалыгы һәм "Туган як"агрофирмасы төгәлләделәр. Әлегә калган хуҗалыклар һәм фермер хуҗалыклары бу эштә сүлпәнлек күрсәтә, аларда бу күрсәткеч 24-56 проценттан артмый. Ә менә "Камский бекон" ҖЧҖендә туфракны төп эшкәртү 8 проценттан да артмый. "Камский бекон" ҖЧҖнең җир эшкәртү буенча механизаторлары юк. Туфракны төп эшкәртүгә барлыгы 22 агрегат җәлеп ителгән.