Минзәлә елгасы үзәне камышлардан чистартылачак

2021 елның 3 сентябре, җомга

(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")

Ленин исемендәге паркта район җитәкчелеге "Средволгаводхоз" ФДБУнең "Центррегионводхоз" филиалы директоры Марсель Сәмигуллин белән очрашты.

Сүз Минзәлә елгасы агымын камыштан чистарту, Ленин исемендәге парк янында берничә урында сулыкны тирәнәйтү турында барды.

- Биредә берничә ел дәвам итәчәк масштаблы эшләр көтелә, – диде район башлыгы Айдар Салахов.

– Башкарыла торган эшләр күләмен билгеләү өчен, беренче чиратта, әлеге җирлекне сыйфатлы су белән тәэмин итү зарур. Без биоресурслар вәкилләрен үзәнне тирәнәйтү комиссиясе составына керттек. Якын көннәрдә 6-7 кешедән торган комиссия эшкә керешәчәк, - диде Марсель Сәмигуллин.

Планерка барышында сүз киләчәктә яр буен ныгыту турында да барды

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ruslo-reki-menzelya-budet-ochishcheno-ot-kamyshey

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International