Бүген район башлыгы Айдар Салахов "Безнең ишегалды"республика программасы кысаларында төзелеш объектларын карап чыкты.

2021 елның 2 сентябре, пәнҗешәмбе

Быел 9 ишегалды төзекләндерелә.
Изыскательләр урамы буенча 3/13, 3/17 номерлы йортлар ишегалдында эшләр тәмамланып килә, кара туфрак алып килергә кала.

Изыскательләр урамы буенча 3/6, 3/7, 3/8, 3/9 йортлар ишегалдында эшләр актив алып барыла. Шулай ук кара туфрак алып килергә, куакларны ягарга, гаражларны норматив хәлгә китерергә, тротуарларга асфальт түшәргә кирәк.

Ишегалларын карау барышында әлеге йортларда яшәүчеләрнең фикерләрен һәм теләкләрен тыңладылар. Нәтиҗә ясап, район башлыгы подрядчы оешмаларга эш темпларын тизләтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International