Россия законнары махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарны пенсия фондына, әйтик, шәхси эшмәкәрләр яки нотариусларга акча күчерүне мәҗбүр итми. Тик бу очракта үзмәшгульләр картлык буенча иминият пенсиясенә дә исәп тота алмый.
Пенсия фонды белгечләре аңлатуынча, хәзер үзмәшгульләрнең пенсия белән тәэмин итүнең түбәндәге вариантлары бар.
Беренче вариант. Пенсия фондына берни дә түләргә һәм социаль пенсия алырга. Тик шуны истә тотарга кирәк, ул соңрак билгеләнә һәм аның күләме шактый түбән. Әйтик, Дәүләт кешегә хатын-кызлар өчен 65 һәм ир-атлар өчен 70 яшь тулгач социаль пенсия билгеләүне гарантияли. 2021 елның 1 апреленнән социаль пенсия 5 796,76 сум тәшкил иткән.
Икенче вариант. Әгәр кешенең элек (ул үзмәшгуль булганчы) стажы һәм пенсия баллары җитә икән, ул чакта ул иминият пенсиясенә дәгъва итә ала.
Өченче вариант. Үзмәшгульлек Пенсия фондына иминият взносларын түләү өчен мәҗбүри пенсия иминияте буенча ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керергә мөмкин. Бу иминият пенсиясен формалаштыра. Ирекле хокук мөнәсәбәтләренә керү өчен яшәү урыны буенча ПФР бүлегенең клиент хезмәтенә гариза яки электрон формада РПФ сайтында шәхси кабинет аша гариза бирергә кирәк.
Бер ел иминият стажын алу өчен иминият взносларын фиксацияләнгән күләмдә түләргә кирәк. Бер елга иминият взнослары суммасы салым кодексы нормалары белән билгеләнгән шәхси эшмәкәрләр өчен беркетелгән түләү суммасына тиң. Ел саен бу сумма үзгәрә. Әйтик, 2021 елда иминият стажына тулы елны исәпкә алу өчен кимендә 32 448 сум түләргә кирәк.
Азрак сумманы да кертергә була, тик ул чакта иминият стажына пропорциональ түләү чоры исәпләнәчәк.
РПФка да шундый мөһим моментка игътибар итәләр: кеше пенсия ала һәм шул ук вакытта "һөнәри керемгә салым" дигән махсус режимны куллана икән, ул эшләүче пенсионер санала. Иминият пенсиясе дә аңа, эшләүче пенсионер буларак, агымдагы индексацияне исәпкә алмыйча, түләнә.