(Флера Мусина « " Минзәлә-информ»)
Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау программасы-республика программалары арасында иң масштаблысы. Районда иң зур объект-Минзәләнең 1 нче урта мәктәбе.
Республика бюджеты хисабына мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде, җиһазлар, инвентарь яңартылды, мәктәп территориясе төзекләндерелде.
Капиталь ремонттан соң балкыган бина турында мәктәп директоры Ольга Ильина һәм укытучылар «иске мәктәпнең яңа тормышы», диләр. Быелгы капиталь ремонт моңа кадәр мәктәптә булган барлык проблемаларны хәл итте. Барлык җылыту системалары, санузеллар, эчке инженерлык челтәрләре яңартылды, тәрәзәләр алыштырылды. Мәктәп эченидә яктырды. Биредә уку өчен барлык шартлар да тудырылган. Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның шатлыгы бик зур, алар район һәм республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерделәр.
Ә ашханә «кайнар аш белән тәэмин итү» дәүләт программасы буенча ремонтланды һәм кайнар цехтагы барлык җайланмалар яңартылды.
Агымдагы елның 1 сентябрендә балалар хәтерендә мәңгегә калачак. Ныклап төзекләндерелгәннән соң, алар укыячак мәктәпне ачарга һәм мәктәп коллективын яңа уку елы белән котларга бик күп кунаклар килде. Мәктәп коллективын яңа уку елы белән район башлыгы Айдар Салахов котлады.
– Бүген тантаналы көн. Районның барлык мәктәпләре һәм уку йортлары тиешле таләпләргә туры китерелгән. Алар арасында 1 нче урта мәктәп-балаларга һәм укытучыларга зур бүләк. Иң мөһиме, бу мәктәптә балалар ныклы белем алсыннар иде. Барлык төзүчеләргә, укытучыларга, мәктәп директорына, капиталь ремонтта катнашкан ата-аналарга зур рәхмәт. Укучыларга һәм педагогларга яңа уку елында уңышлар телим, - диде ул.
Мәктәпне капиталь төзекләндерүдә катнашкан бер төркем төзүчеләргә район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Район үсешенә зур өлеш кертүе өчен «Электроком» ҖЧҖ генераль подрядчы – директоры Олег Иванов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Тантаналы линейкада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтенроссия Белем көне уңаеннан татарстанлыларга, укытучыларга мөрәҗәгатен укыды, мәктәп коллективын, ата-аналарны бәйрәм белән котлады.
- Укытучыларга яңа ачышлар, укучыларга уңышлар телим. Яңа уку елы җәмгыятькә яңа казанышлар алып килсен! Чын күңелдән Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек телим, - диде ул.
Азат Кыямович 1 нче урта мәктәбенә РФ Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаровтан компьютер сыйныфын җиһазлауга сертификат тапшырды. Компьютер классы 16 өр-яңа компьютер белән җиһазландырылачак.
Мәктәп директоры Ольга Ильина кунакларны һәм тантаналы линейкада катнашучыларны бәйрәм белән котлады, республика, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде.
Белем иленә беренче дәрескә чакырып, беренче кыңгырау чыңлады... Беренче булып яңартылган мәктәпкә беренче сыйныфлар – 86 бала атлады. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 750 укучы белем алачак.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/sozdany-vse-usloviya-dlya-polucheniya-osnovatelnogo-obrazovaniya



