Ветеринария хезмәткәре көне белән!

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Хөрмәтле Минзәлә районы ветеринария хезмәте хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйбыз!
Сез үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән район халкының сәламәтлеген саклауны тәэмин итәсез, хайваннар арасында авыруларны булдырмау өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез.
Намуслы хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык, сизгерлек һәм ярдәмчел булуыгыз, эшкә сәләтлелегегез һәм фидакарьлегегез өчен рәхмәт.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һөнәри активлык, күңел җылысы, муллык һәм гаилә иминлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International