Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" кисәтә:
2021 елның 1 сентябрендә 12 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 1 сентябрендә көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көчәйгәндә 17-22 м/с (Казан шәһәрендә 20 м/с га кадәр) көчле җил көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.