Хөрмәтле эшмәкәрләр! Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында электрон сәүдәне үстерү һәм тулы масштаблы популярлаштыру, шулай ук Татарстан товар җитештерүчеләренең онлайн-сату күләмен арттыру буенча эш алып барыла.
Йөкләмәләрне гамәлгә ашыру белән бәйле чаралар кысаларында, агымдагы елның 3 сентябрендә 12.00 сәгатьтә Алабуга шәһәрендә «интернет – сәүдә, эшмәкәрләрнең киләчәге кебек» темасына электрон сәүдә өлкәсендә Россиянең әйдәп баручы эксперты һәм iWENGO мәктәбенә нигез салучы Гордон Юлиана Сергеевна чыгышы белән укыту-гамәли чара оештырылды.
Чара Алабуга шәһәре, Нефтьчеләр пр., 24 йорт адресы буенча урнашкан шәһәр Мәдәният сараенда узачак.
Чарага теркәлү өчен сылтама: https://ano-cet.timepad.ru/event/1745893/
Оештыру мәсьәләләре буенча 8 (843) 222-9-222 электрон сәүдә үзәге хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
.png)
.png)
.png)
.png)