Минзәләдә декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсе узды

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәһәрнең М. Җәлил исемендәге паркында декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм сату оештырылды.

(Флера Мусина, "Минзәлә-информ")
Минзәләлеләрнең декоратив-гамәли сәнгате үзенең эчтәлеге, байлыгы, иҗади-техник чараларның һәм орнаментларның күптөрлелеге белән аерылып тора. Бу күргәзмә-сатуда да чагылыш тапты.
Күргәзмәдә катнашкан шәхси затлар, профессиональ сәнгать осталары, һөнәрчеләр һәм рәссамнар үзләренең искиткеч эшләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
Күргәзмәдә актив катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевның Рәхмәт хатлары тапшырылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-proshla-vystavka-izdeliy-dekorativno-prikladnogo-iskusstva

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International