27 август көнне Җиңү паркында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова, Оля Гатиятова һәм Динара Вилданова Татарстан Республикасы көненә багышланган «Чәчәк ат» дигән викторина үткәрделәр. Алып баручылар балалар белән Туган як, Ватан турында сөйләштеләр һәм кызыклы сәяхәткә киттеләр. Викторина 3 турдан торды: " туган як тарихы"," Татарстан сәнгате "һәм"табигать серләре". Сорауларга җавап биреп, балалар үз Ватаныбыз турында белемнәрен тулыландыра алдылар. Чараның максаты: туган як турында белемнәрне ныгыту, Татарстан тарихына, аның сәнгатенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, күзаллауларны киңәйтү.

