Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак

2021 елның 27 августы, җомга

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узачак.

Ил халкы исәпкә алу кәгазьләрен 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә тутыра ала.

Бөтенроссия халык санын алуның якынча нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә ясалачак, ә исәпкә алуның ахыргы нәтиҗәләре киләсе елның дүртенче кварталында чыгарылачак һәм рәсми рәвештә басылып чыгачак.

Бөтенроссия халык санын алу беренче тапкыр күп каналлы форматта узачак-Россиядә яшәүче һәр кеше үзен һәм үз гаиләсен дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә яза, КФҮләрдә яки стационар исәпкә алу участокларында халык санын алуны уза алачак. Традицион формат шулай ук сакланачак - йортлар буенча исәпкә алучылар йөриячәк, алар үз эшләрендә электрон планшетлардан файдаланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International