Минзәләдә шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 27 августы, җомга

2021 елның 25 августында Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Атласов Николай Михайлович шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Шәһәр халкы депутатка социаль, торак мәсьәләләре, шулай ук коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә һәм торак биналарны капиталь ремонтлауга кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Гражданнарның иминлеге максатыннан, ковидка каршы барлык чаралар да үтәлде. Бу көнне кергән барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды.

Минзәлә шәһәрендә гражданнарны кабул итү ай саен түбәндәге адрес буенча алып барыла: Минзәлә шәһәре, Ленин урамы, 80 йорт, Минзәлә муниципаль районы Советында гражданнарны кабул итү бүлмәсендә.

Кабул итүгә 8-987-278-6426 телефоны буенча язылырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International