1-нче номерлы мәктәпне капиталь ремонтлау һәм яңа поликлиниканы төзү әлеге объектлар тирәсендәге инфраструктурага да йогынты ясый.
(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")
Җаваплы оешмалар җитәкчеләре белән бергә 1 нче урта мәктәптә капиталь ремонт, "Нефтяник" спорт залында, балалар поликлиникасын төзү, Изыскательләр урамындагы күп катлы йортлар, Ленин исемендәге паркны төзекләндерү эшләренең барышы белән таныштылар.
1 нче урта мәктәптә капремонт ахырына якынлаша. Эчке бизәкләү, территорияне төзекләндерү буенча соңгы штрихлар бара. Ашханәгә төп игътибар бирелә: яңа кайткан җиһазлар куела.
Мәктәп педагоглары да бинада эшли, кемдер җиһазлар кичерә, кемдер кабинетларны җыештыра, тәрәзәләрне, идәннәрне юа.
- Подрядчы оешмаларның, төзүчеләрнең бурычы - башкарылган эшләрне тагын бер кат игътибар белән карау, сыйфатны күз алдыннан чыгармау, объектны тапшыру вакытына өлгерү, - диде район башлыгы Айдар Салахов.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/sozdayutsya-udobstva-kak-dlya-peshekhodov-tak-i-dlya-voditeley
.png)
.png)

