Минзәлә районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр мәктәптә белем алуга карамастан, яңа уку елына 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча алу өчен гариза җибәрә алачак, дип хәбәр итә. Уку факты 18-23 яшьлек инвалид балага бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләгәндә исәпкә алына-түләү алу өчен ул төп гомуми белем бирү программасы буенча укуларын дәвам итәргә тиеш.
Мәҗбүри шарт — бер тапкыр бирелә торган түләү РФ гражданнарына (ата-аналарга һәм балаларга), РФ территориясендә яшәүче гражданнарга бирелә.
Гаризаны дистанцион рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша яки РПФның теләсә кайсы клиент хезмәтендә 2021 елның 1 ноябренә кадәр бирергә мөмкин. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми-Пенсия фонды башка ведомстволарда кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль соратып ала. Яңа мөрәҗәгатьләр буенча карар 5 эш көне дәвамында кабул ителәчәк, һәм 3 эш көне эчендә түләү башкарылачак.
Әгәр гаиләдә бер тапкыр түләнә торган ике һәм аннан күбрәк бала булса, бер гариза тутырыла. Әгәр гаризада түләнергә тиешле барлык балалар күрсәтелмәсә, элек күрсәтелмәгән мәгълүматлар белән икенче гариза бирергә кирәк.
Әгәр түләү сорап опекун яки бала вәкиле мөрәҗәгать итсә, гаризаны турыдан-туры Пенсия фондының клиент хезмәтенә тапшырырга кирәк.
Әгәр түләү хупланган булса да, акча күчерү өчен реквизитлар дөрес күрсәтелмәгән һәм бу хакта шәхси кабинетка хәбәр килгән икән, клиент хезмәтенә яңа банк реквизитларын бирергә кирәк. Игътибар! Кабат гариза бирергә кирәк түгел! Югыйсә, гариза эшкәртелә торган программа "балага түләү элек билгеләнгән иде"сәбәпле, автомат рәвештә баш тартачак.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең «кайнар линия " телефоны: 8-800-600-03-57 (РФ территориясендә яшәүче затлар өчен шалтырату бушлай). Шәһәр һәм районнардагы «кайнар линия» телефоннары номерлары һәм РФ Пенсия фонды территориаль органнарының адреслары РПФ сайтының "бүлек һәм клиентлар хезмәтләре контактлары " бүлегендә урнаштырылган.