Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә " Күңелле стартлар"спорт-физкультура бәйрәме узды.

Балаларның ялын оештыру максатыннан 25 нче августта Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Бывальцева Ольга тарафыннан Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган «Күңелле стартлар» дигән спорт-физкультура бәйрәме оештырылды. Урамда гаҗәеп кояшлы көн торды, бу исә саф һавада спорт бәйрәмен үткәрергә мөмкинлек бирде. Спорт бәйрәмендә 8 бала катнашты.

«Күңелле стартлар» программасы шактый бай иде: уеннар, эстафеталар, табышмаклар. Балалар тизлектә, җитезлектә, командада эшли белүдә ярыштылар. «Күңелле эстафеталарда» катнашып, балалар җиңү яулау – физик яктан көчле булу гына аз, шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булу, җитез һәм тапкыр булу кирәклеген тойдылар. Ярыш нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International