«Наше время – Безнең заман»IX Республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе ачылды. 2021 елгы Фестиваль Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Фестиваль эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән. ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында үткәрелә.
«Наше время – Безнең заман» да 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (һәм команда составында 45 яшькә кадәр) яшьләр катнаша ала.
Катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр рәсми сайтта кабул ителә.
http://menzela.ru/news/zhizn-respubliki/startovala-zayavochnaya-kampaniya-na-ix-festival-nashe-vremya-bezne-zaman