«Минем депутатым» мобиль кабул итү бүлмәсе Урыссу, Тауасты Байлар һәм Юртау авыл җирлекләрендә булды.
Визитның максаты-авыл халкы белән очрашу, аларны борчыган проблемалар белән танышу.
Мобиль төркем эшендә РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Спасение" СМО" ҖЧҖ генераль директоры Глушков Геннадий Николаевич, шулай ук район башлыгы урынбасары Наил Хисамбеев, муниципаль берәмлек башкарма секретаре Роза Салдаева, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Кабул итүгә 11 кеше мөрәҗәгать итте: Урыссу авылында -3 кеше, Тауасты Байлар -3 кеше, Юртауда - 5 кеше, КФҮ, модульле ФАП төзелеше, балалар бакчасында канализация системасын алыштыру, өстәмә су скважинасы, интернетка хезмәт күрсәтү каланчалары һәм башкалар.

.jpg)