ТР Икътисад министрлыгы хәбәр итә

2021 елның 24 августы, сишәмбе

ТР Икътисад министрлыгы агымдагы елның 23-27 август көннәрендә «көндәлек тормышта цифрлы карарларны куллануга карата мөнәсәбәт турында»социологик тикшеренүләр үткәрү турында хәбәр итә.
Сораштырулар Татарстан Республикасы гражданнарының көндәлек тормышта цифрлы карарлардан файдалануга мөнәсәбәтен өйрәнү, шулай ук товар һәм хезмәт күрсәтүләрне сатып алу процессында, шәхси бюджетны планлаштыруда нинди ярдәм итә алулары турында үткәрелә.
Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «халык һәм бизнес вәкилләренең сораштыру» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән, тиешле рубрикада түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://mert.tatarstan.ru/ob-otnoshenii-k-ispolzovaniyu-tsifrovih-resheniy.htm
Аноним анкета 5 минуттан да артмаячак. Барыгызга да актив катнашуыгызны сорыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International