22 августта Татарстан Республикасы җыелма командасы Уфага WorldSkills Russia IX Милли чемпионаты финалына барачак.
(Дифиза Нуриева « " Минзәлә-информ»)
Татарстан Республикасын Уфада милли беренчелектә 164 конкурсант тәкъдим итәчәк, аларның 73е – зурлар категориясендә, 54е-юниорлар арасында, шулай ук 127 эксперт-тренер. Призлы урыннар өчен Татарстан җыелма командасы 127 компетенциядә көч сынашачак. Татарстан җыелмасында Минзәлә педагогика көллиятеннән Диләрә Галиева, «Физик культура, спорт һәм фитнес – юниорлар» компетенциясе, аның тренер – эксперты Сергей Титов.
2021 елның 25-29 августында Уфада «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX милли чемпионаты финалы узачак – бу 16-25 яшьләрдәге урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары һәм 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары арасында WorldSkills Russia Juniors юнәлеше вәкилләре арасында WorldSkills стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары.
Безнең профессионалларга уңышлар телибез!