(Марат Хәмидуллин,»Минзәлә-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Указы белән мәгариф системасын үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Татарстан Республикасы Минзәлә шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Екатерина Махасимова бүләкләнде.
2001 елда ул "Мәгарифтәге казанышлары өчен" билгесе, ә 2008 елда "Тәрбия һәм мәгарифтәге уңышлары өчен"РФ грамотасы алды.