Үзара 6 район командалары ярышты.
(Илшат Вәгыйзов,"Минзәлә-информ")
Минзәлә районының 2008/2009 елгы "Олимп" футбол командасы Буадагы Кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында Татарстан беренчелегенең финал этабында катнашты.
Рөстәм Сайранов, "Олимп"командасы тренеры:
- Барлыгы 6 команда катнашты. Безнең футболчылар, 7 очко җыеп, 4 урынны яуладылар. Беренче өч урынны Буа шәһәреннән "Батыр" (12 очко), Мамадыштан "Олимп" (11 очко), Зәйдән "Барс" (10 очко) бүлеште. Сарманнан 1 нче спорт мәктәбе, Аксубайдан "Аксу", 3 һәм 0 очко җыеп, турнир таблицасы ахырында урнашты.
Искәртеп узабыз, күптән түгел 2010/2011 елгы "Олимп" командасы ТР беренчелегенең көмеш призеры булды.