Быел “Безнең ишегалды" программасы буенча районда тугыз күп фатирлы йорт ишегалды территориясе төзекләндерелә.
(Флера Мусина, "Минзәлә-информ")
19 августта район башлыгы Айдар Салахов Изыскательләр урамындагы 3-нче номерлы күп катлы йортлар янында урнашкан төзелеш объектларында планерка үткәрде. Биредә ул төзелеш буенча җаваплы җитәкчеләр белән бергә эшләрнең барышын да карады.
Күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерүне Игорь Фрик җитәкчелегендәге "Автострой" подрядчы оешмасы башкара. Моңа кадәр алар Изыскательләр урамы буенча 3/13, 3/17 йортларны төзекләндерделәр. Ишегалдына керү асфальтланды, шулай ук тротуар ясалды. 12 урынга исәпләнгән автостоянка җиһазландырылган иде. Изыскательләр урамы буенча 3/6, 3/7, 3/8, 3/9 йортлар ишегалдында да күп эшләр башкарылды. Хәзер алар 3/3, 3/4, 3/5, 3/14 йортлар ишегалдында урнашкан. Эшләр 20627,2 кв.метр мәйданда башкарыла.
Биредә эшләр график буенча бара. Район башлыгы Айдар Салахов ишегалдында балалар уен мәйданчыгында Мафлар санын арттырырга тәкъдим итте. Өстәмә Мафлар ТОС алган грантлар акчасына урнаштырылачак.
- Төзекләндерү эшләрен сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, үзгәрешләр халык өчен уңайлы булсын өчен, - диде район башлыгы Айдар Салахов, подрядчы оешма, идарәче компания җитәкчелеге алдына бурычлар куеп.
“Безнең ишегалды" программасы ишегалларына шактый үзгәрешләр кертә: йортларга керү юллары асфальтлана, тротуарлар, парковка, балалар өчен уен мәйданчыклары булдырыла, аларда уен элементлары урнаштырыла, яктырткычлар яңартыла, эскәмияләр, чүп-чар өчен урналар куела.
Планерка барышында бер ханым шәһәр җитәкчелегенә: "подъездлардагы клумбаларда чәчәкләр кем утыртачак?”
"Программа кысаларында алда санап үтелгән барлык эшләр дә башкарыла, уңайлы шартлар тудырыла. Ял вакытында подъездыңа чыгу, берничә-өч чәчәк утырту, ә аннары су сибү кыен булмас, мөгаен. Ә менә, әйтик,ат мәйданында күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үзләре үстергән чәчәкләргә сөенеп туя алмый. Бәлки, алардан үрнәк алырга кирәктер?"
Безнең өстәмә
Безнең ишегалды " программасы буенча 9 ишегалды территориясе төзекләндерелде:
Изыскательләр Урамы, 3/3, 3/14, 3/4, 3/5;
Изыскательләр Урамы, 3/6, 3/7, 3/8, 3/9;
М. Җәлил Ур., 26;
Изыскательләр Урамы, 3/13, 3/17;
Кызыл Армия урамы, 23;
Чаллы тракты, 37;
Космодемьянская урамы, 1;
Космодемьянская урамы, 11а.
Юртау бистәсендә Лесная ур., 4, 6, 6А;
http://menzela.ru/news/tema-dnya/dvory-budut-udobnymi-i-krasivymi
.png)
.png)
.png)