Аномаль эссе һава торышы Татарстанның кайбер районнарында урман янгыннары барлыкка килүгә өстәмә куркыныч тудыра.

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин видеоконференция режимында Татарстан Республикасында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын үткәрде.

Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, төбәктә быел җәй аномаль югары температуралар аркасында «бик начар хәл» килеп чыккан. Шуның аркасында Татарстанның урман фондында иң югары, бишенче класслы янгын куркынычы турында хәбәр иттеләр.

Татарстанда быел барлыгы 992 термик нокта теркәлгән. Узган ел алар 587 булган. Урман фонды җирләрендә 11 янгын булган, аларның гомуми мәйданы 106 га тәшкил иткән, ә зыян 5 миллион сумнан артып киткән. Татарстанда 2021 елда барлыгы 4361 янгын очрагы теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 16% ка күбрәк. Аларда 116 кеше һәлак булган, бу шул ук чордан 40% ка күбрәк. Янгын очракларының иң күбе Яр Чаллы, Ютазы, Тукай, Чирмешән, Питрәч һәм Әлмәт районнарында теркәлгән.

Нотыклар белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь чыгыш ясады.

Аннары район комиссиясе утырышын шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рамил Шәйсуваров дәвам итте. Ул авыл җирлекләре башлыкларына һәм җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International