Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планерка үткәрде.
(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")
Җаваплы оешма җитәкчеләре белән бергә шәһәрнең 1 нче урта мәктәбендә, балалар поликлиникасында, Изыскательләр урамындагы күп катлы йортларның ишегалларында төзелеш, капремонт, төзекләндерү эшләре барышы белән таныштылар
1 нче урта мәктәпне тантаналы ачуга санаулы көннәр калып бара. Капиталь ремонт кысаларында мәктәптә барлык инженерлык коммуникацияләре, җылыту системалары яңартылган, ишекләр һәм тәрәзәләр алыштырылган. Хәер, эчке һәм тышкы үзгәрешләрне дә санап бетерерлек түгел. Чөнки мәктәптә капиталь ремонт, кабинетларны җиһазлау,территорияне төзекләндерү берничә программа буенча башкарыла.
Хәзерге вакытта мәктәп эчендә эчке отделка эшләре, бинаның иске өлешен реставрацияләү һәм территорияне төзекләндерү эшләре тулы куәтенә бара. 1-нче номерлы мәктәптә капиталь ремонт аның әйләнә-тирә инфраструктурасына да тәэсир итә: мәктәп территориясе асфальтланачак, яктырту урнаштырылачак. Мәктәп коллективы үтенече буенча ике урында өстәмә автопарковка булдырылды. Ә Ленин урамыннан Гурьянов урамына кадәр җәяүлеләр зонасы булдырыла.
- Подрядчы оешмаларның, төзүчеләрнең бурычы-графиктан калышмаска, объектны тапшыру вакытына сыешырга һәм эшне сыйфатлы башкарырга, - диде район башлыгы Айдар Салахов.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/do-torzhestvennogo-otkrytiya-sosh-1-ostayutsya-schitannye-dni