"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында тәүлегенә 60 кешегә исәпләнгән үзәк район хастаханәсенең балалар поликлиникасын төзү график буенча бара.
(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")
Бүген район башлыгы Айдар Салахов төзелеш объектларында планерка үткәрде. Аларның чираттагысы балалар поликлиникасында булды. Биредә район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге һәм төзелеш өчен җаваплы оешмалар катнашында эш барышы белән таныштылар.
Хәзерге вакытта бина эчендә инженерлык челтәрләрен салу, эчке бизәкләү, бинаның фасадын тышлау эшләре бара. Бер үк вакытта территорияне төзекләндерү эшләре бара. "Чиста шәһәр" муниципаль унитар предприятиесенә хастаханә янындагы булачак скверга грунт китерү бурычы куйды.
Район башлыгы Айдар Салахов баш табиб Наил Мөбарәкшин һәм аның урынбасары Наил Әсәдуллин белән бергә яңа балалар поликлиникасын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен дә кузгатты.
–Бу юнәлештә эш алып барыла, эшкә кандидатлар бар. Яңа поликлиникага дүрт табиб җитми. Бер елдан ординатураны тәмамлаган ике табиб бирегә эшкә килергә җыена, - диде Наил Мөбәрәкшин.




