Әгәр пенсионер августта пенсияне яңадан исәпләгәндә эштән китә икән?

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Пенсионер хезмәт эшчәнлеге туктатылганнан соң, барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсиянең тулы күләме эштән азат ителү аеннан соң килгән айның 1 нче числосыннан исәпләнә.

Яңа күләмдә пенсия шунда ук түгел, ә эштән киткәннән соң 3 айдан соң (дүртенчегә), эш бирүчедән алынган мәгълүматны эшкәртү буенча закон белән билгеләнгән процедуралар тәмамланганнан соң түләнә.

Әйтик, пенсионер агымдагы елның август аенда эштән киткән. Сентябрь аенда РПФКА эш бирүчедән август ае өчен хисап киләчәк. 2021 елның октябрендә РПФка керәчәк сентябрь ае өчен хисап тотканда, пенсионер эшләүчеләр арасында булмаячак. Ноябрь аенда РПФ индексацияне яңарту турында Карар кабул итәчәк, һәм декабрьдә пенсионер пенсиянең тулы күләмен, шулай ук алдагы өч айда пенсиянең элекке һәм яңа күләме арасындагы аерманы алачак: сентябрь, октябрь, ноябрь. Ягъни пенсионер пенсиянең тулы күләмен эштән киткәннән соң өч айдан соң ала башлаячак, тик бу өч ай аңа компенсацияләнәчәк.

Эштән киткән пенсия алучыга индексация мәсьәләсе буенча РПФка мөрәҗәгать итәргә кирәкми, пенсия күләмен арттыру эш бирүченең айлык хисабы мәгълүматлары буенча автомат рәвештә башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International