Минзәлә районында Нәбиуллиннар гаиләсен бриллиант туйлары белән котладылар

2021 елның 17 августы, сишәмбе

Бүген, 17 август көнне, Наратлы Кичү авылында яшәүче Нәбиуллиннар Әмир Габдулла улы һәм Миңнемөнирә Лутфиевна бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Бу гаилә бөтен гомерен туган якка, туган авылга багышлый. Әмир Габдулла улы хезмәт эшчәнлеген 1959 елда мәктәп укытучысы булып башлый. Аннары ул партоешма секретаре, колхоз рәисе булып эшли. Мичурин, Наратлы Кичү авыл Советы Башкарма комитеты рәисе. Соңгы елларда ул авыл мәчетендә имам-хатыйб була. Миңнемөнирә апа тормыш иптәшенең ышанычлы терәге һәм тылы булган. Алар өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Нәбиуллиннар гаиләсе яшь буынга үрнәк булып тора. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Неля Бакеева, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, Наратлы Кичү авыл җирлеге башлыгы Илнар Вәлиев, туганнары, балалары, юбилярларны котлап, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International