Кабул итү узган җомгада булды.
(8 август, "Минзәлә-информ")
Минзәлә районы башлыгы Айдар Салаховка 9 граждан мөрәҗәгать итте. Гражданнарның (аларның 2се-коллектив) мөрәҗәгатьләре "безнең ишегалды" программаларын гамәлгә ашыру, Чулпан авылының инфраструктур үсеше, Урыс авылындагы яңа урамнарга газ кертү, Минзәлә районында туып-үскән, күренекле гражданин исемен бирү, Тулбай авылындагы яңа урамнарның берсе һ. б. мәсьәләләргә кагылышлы иде.
Кабул итү нәтиҗәләре буенча тиешле контроль йөкләмәләр бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, күп кенә мәсьәләләр республика программаларын гамәлгә ашыру аша үз чишелешләрен табалар
Исегезгә төшерәбез, кабул итүгә (885555) 3-10-75 телефоны буенча язылырга мөмкин.