Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге паркта заманча шартлар тудырыла

2021 елның 6 августы, җомга

Узган ел "кече шәһәрләрдә Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсында" откан Ленин исемендәге паркта быел төзекләндерүнең беренче этабы бара, 2022 елда икенче этап дәвам итәчәк.

(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")

Минзәләгә килгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та паркны реконструкцияләү барышы белән танышты. Аларны Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов озатып йөрде.

Әлфия Когогина парк тарихы белән кызыксынды, парктагы агачларны карады.

- Бик матур, һавасы шундый чиста, - дип соклануын белдерде ул.

Анатолий Иванов Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Икенче көнне район башлыгы Айдар Салахов һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев район төзүчеләрен җыйдылар һәм биредә атналык планерка үткәрделәр. Подрядчы алдына берничә бурыч куелган иде. Моннан тыш, сүз парк яр буен төзекләндерү концепциясе, территорияләрне функциональ файдалану турында да барды.

Паркны реконструкцияләү грант акчасына башкарыла. Парк республика программаларына кертелгән, шулай ук төзекләндерү эшләре муниципаль юл фонды, үзара салым буенча башкарылачак. Паркта һәм аның янәшәсендәге территориядә шәһәрлеләрнең актив һәм күңелле ялы өчен уңайлы һәм заманча шартлар тудырыла.

Хәзерге вакытта паркта тротуарларны җәю югары темплар белән бара. Алар тирәсендә яктырткычлар урнаштырыла. Арт-объектлар урнаштыруга, балалар уен мәйданчыгын булдыруга әзерлек бара. Коры агачларны кисүдә урман хуҗалыгыннан 8 кешедән торган урман кисүчеләр бригадасы эшли.

Объектны быел реконструкцияләүне 22 августка тәмамлау планлаштырыла.

http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-parke-imeni-lenina-sozdayutsya-sovremennye-usloviya

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International