Минзәлә районында 10 комбайнчыга премияләр тапшырылды

2021 елның 5 августы, пәнҗешәмбе

4 августта районга эш визиты белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов килде.

Кунакларны район башлыгы Айдар Салахов озатып йөрде. Кырларны карап чыкканнан соң, алар Тучай авылы янындагы кырда 10 комбайнчыга район башлыгы премиясен тапшыруда катнаштылар. Алар "Мензелинские зори" агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексы механизаторлары игенчеләре белән аралаштылар, хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр. “Мензелинские зори" агрофирмасы комбайнчылары Айзат Хуҗин, Радик Бикмөхәммәтов, Илдар Хәбибрахманов, Инсаф Закиров, Марсель Минемөхәммәтов, Владислав Гарнышев, Илһам Гыйниятуллин, Илмир Вәлиуллин, Зөлфәт Шәрифуллин, Илназ Салихов 5әр мең сум премия алдылар. Премияне тапшырганда, Айдар Салахов механизаторларга нык сәламәтлек, иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәүләрен һәм эшләрендә уңышлар теләде. Әлфия Когогина, Татарстан Республикасында булган бөтен җир эшкәртелә, дип ассызыклады һәм комбайнчыларга һәм механизаторларга басулардагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Анатолий Иванов билгеләп үткәнчә, бүген икмәк язмышы хәл ителә, күп нәрсә урып-җыюда һәр комбайнчының тырышлыгыннан тора, ә хезмәт нәтиҗәләрен стимуллаштыру эш сыйфатын арттыра. Басуларда эш бер генә минутка да тынмый. Шунысы куанычлы, комбайнчылар арасында яшь егетләр аз түгел. Бу агрофирмада һәр гектардан уртача 17,8 центнер уңыш җыялар. Суктырылган ашлык Кадрәк ашлык складына китерелә һәм Актаныш, Яр Чаллы элеваторларына озатыла. Якын көннәрдә биредә арпа суктыруны төгәлләячәкләр.

"Мензелинские зори" агрофирмасының" Кадрәк " җитештерү комплексы быел 10378 гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерде, шуның 3838 гектары - көзге бодай, 1891 гектары-сабан бодае, 15258 гектары-арпа һәм 391 гектары борчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International