Минзәлә районында авыл хуҗалыгы исәбен алу башланды

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Агымдагы елның 1-30 август көннәрендә Россия Федерациясе территориясендә, шул исәптән безнең район авылларында да, авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәрелә.

Люция Муллахмәтова( җитәкче, Татарстанстат Минзәлә районы буенча бүлегенең әйдәп баручы эксперты):

-Безнең районда бу эш актив башланды. Авылларда ике инструкторлык участогы һәм 13 хисап участогы булдырылды. Авыл хуҗалыгы исәбен алу кысаларында 1 августтан башлап исәпкә алучылар йорт хуҗалыкларын йөреп чыга башладылар, алар барлыгы 6137 шәхси хуҗалыкта булырга тиеш. Акциядә 17 белгеч катнаша, алар кирәкле белем алдылар. Шәһәрдә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу булмаячак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-startovala-selskokhozyaystvennaya-perepis

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International