2 августка бөртеклеләрнең 67 проценты җыеп алынган, 32154 гектар мәйданнан 59129 тонна ашлык суктырылган.
Һәр гектардан уртача уңыш 17,8 центнер тәшкил итә. "Дәүләтов" КФХ 325 гектарда арпа үстергән, шуның 260 гектарыннан 756 тонна арпа суктырылган, уңыш гектарыннан 29,1 центнер тәшкил итә. "Минзәлә" ОСПсында"Август" та 500 гектар рапс суктырылган, уңыш гектарыннан 9 центнер тәшкил итә. Кичә район кырларында 57 берәмлек комбайн эшләде. “Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсе бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыруны төгәлләде. "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСПсында ашлык суктыру 88 процентка, "Заиковский" хуҗалыгында 83 процентка, "Туган як" агрофирмасында 86 процентка, "Калморза"хуҗалыгында 79 процентка үтәлгән.