Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә, 5 августтан һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында бурсыкны ауларга рөхсәтнамә алу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, республика территориясендә КФҮ теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Рөхсәтнамә бирү түбәндәге документлар булганда башкарылачак:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция- (650 сум);
- хайваннар дөньясыннан файдаланган өчен түләү квитанциясе (бер баш өчен 60 сум).
Дәүләт пошлинасы һәм җыю буенча түләүләрне КФҮгә түләргә киңәш итәбез. КФҮгә түләү өчен банк картасы булу кирәк.
2021 елның ау чорында бурсыкны табу буенча билгеләнгән квоталар
|
Общедоступные охотничьи угодья |
Квота добычи (особей) |
|
Агрызский |
5 |
|
Азнакаевский |
2 |
|
Альметьевский |
1 |
|
Бавлинский |
4 |
|
Бугульминский |
2 |
|
Лениногорский |
2 |
|
Муслюмовский |
1 |
|
Нижнекамский |
1 |
|
Новошешминский |
1 |
|
Сармановский |
2 |
|
Чистопольский |
1 |
|
Ютазинский |
3 |
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте