Минзәлә районы делегациясе "Сәләт" форумында катнашты

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Бирегә килгән балалар төрле социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәнделәр.

(Дифиза Нуриева “ "Минзәлә-информ")

Биләрдә узган Media BILER FORUMда Минзәлә районының 20 сәләтле егет һәм кыз катнашты.

Алсу Гәрәева, Минзәлә районында "Сәләт" клубы рәисе:

–Бу бик файдалы форум булды. Балалар төрле проектлар өстендә эшләделәр, бигрәк тә экология, табигать белән бәйле проектлар күп булды. Безгә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Мин үзем, волонтер буларак, шәхсән Президент очрашуында катнаштым. Ул балалар белән аралашты, "Сәләт"эшчәнлеге турында фикер алышуда катнашты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/delegatsiya-menzelinskogo-rayona-prinyala-uchastie-v-forume-selet

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International