29 июльгә бөртеклеләрнең 58 проценты җыеп алынган, барлыгы 28675 гектар мәйданнан 50710 тонна ашлык суктырылган.
Һәр гектардан уртача уңыш 17,7 центнер тәшкил итә. «Август» компаниясенең «Минзәлә» ОСПсында 270 гектар рапс суктырылган, уңыш гектарыннан 9 центнер тәшкил итә. Район кырларында 77 берәмлек комбайн эшли. Бүгенге көндә район комбайнчылары арасында ашлык суктыру буенча "Калморза" хуҗалыгы комбайнчысы Андрей Кауров алда бара, аның күрсәткече 1375 тонна тәшкил итә.
http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/v-menzelinskom-rayone-uborka-zavershena-na-58