Район Советы утырышында берничә мәсьәлә каралды.
Бүген район хакимиятенең утырышлар залында район Советы утырышы булды. Аны район башлыгы Айдар Салахов алып барды.
Утырышта район җир-мөлкәт палатасы рәисе Роберт Шакиров муниципаль милектә булган, биналар, корылмалар урнашкан, РФ Җир кодексының 39.20 маддәсендә каралган очракларда (аның чыгышы район газетасының киләсе санында басылачак) җир кишәрлекләрен сату турындагы мәсьәлә белән чыгыш ясады.

Район Советы Аппараты җитәкчесе Аида Биктимерова 2021 елның беренче яртыеллыгында район җирле үзидарә органнарында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлеше, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева район территориясендә җәйге ялны оештыру турында сөйләде.
.png)
.jpg)
.png)
http://menzela.ru/news/tema-dnya/sostoyalos-zasedanie-soveta-menzelinskogo-munitsipalnogo-rayona