Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилей белән котладылар!

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

Әтрәкле авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Мөхәммәтгалиев Миңнегаздалий Мөхәммәтгали улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Миңнегаздалий Мөхәммәтгали улы 1931 елның 14 июлендә Татарстан АССРның Минзәлә районы Әтрәкле авылында туа. Авыр сугыш елларында тылда өлкәннәр белән беррәттән эшли. Сугыштан соң туган колхозына эшкә урнаша. Аның бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Миңнегаздалия Мөхәммәтгали улының өч оныгы, биш оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Миңлегаздалий Мөхәммәтгали Улы!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып калыр.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А. Ф.Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International