"Эшкуарлар өчен Ачык ишекләр көне" акциясе турында.

2021 елның 13 июле, сишәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр! Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе тарафыннан 2021 елның 21 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «Ачык ишекләр» көне оештырылуы турында хәбәр итәбез.

Яр Чаллы территориаль бүлеге белгечләре идарә компетенциясе кысаларында Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы, 14 нче йорт, 3 нче кат адресы буенча эшкуарларга консультация бирәчәкләр.

Шуңа бәйле рәвештә юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне халыкның санитар - эпидемиологик иминлеге һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Сезне кызыксындырган мәсьәләләр буенча Роспотребнадзор территориаль бүлегенә консультация бирергә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International