2021 елның 13 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы.

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

2021 елның 13 июленнән 16 июленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә югары янгын куркынычы (4 сыйныф), Ерак Көнчыгышта урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 13 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, 13тән 22 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында  җилнең көче секундына 24 м/с кадәр.җитергә мөмкин.

Казан буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Иртән һәм көндез яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр, кайбер районнарда боз явуы ихтимал. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә, минималь һава температурасы төнлә +16.-+18˚. Һаваның максималь температурасы көндез +27..+29˚.

Идел һәм Көнбатыш Кама буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән секундына 24 метрга кадәр тизлектә.

+19˚. Һаваның максималь температурасы көндез +27..+31˚.

Көнбатыш Кама буенча:

Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз. Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 24 метрга кадәр тизлектә, минималь һава температурасы төнлә +13..+16˚. Һаваның максималь температурасы көндез +27..+30˚.

Көнчыгыш Кама һәм Кама буенча:

Алмашынучан болытлы һава.Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшен һәм боз.Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 24 метрга кадәр тизлектә, төнлә +11..+16˚.Көндез максималь һава температурасы +26..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International