Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация – кисәтү.

2021 елның 12 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе » хәбәр итә:

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү 2021 елның 13 июлендә төнлә һәм көндез (02 дән-22 сәгатькә кадәр)

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 13 июлендә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр, көчле яңгыр, яшен, кыска вакытлы җилнең тизлеге 15-20 м/с, 13тән 22 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында көчле җил ,секундына 24 м/с кадәр җитергә мөмкин.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек дәверендә шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International