Мөмкинлекләре чикле булган инвалидларны социаль адаптацияләү программасы кысаларында " син барысын да эшли аласың! бүген Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә 8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «бергә мәңгегә булыйк» дигән бәйрәм чарасы узды. Гаилә белән эшләү белгече Наталия Кудряшова һәм психолог Евгения Бочкарева 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр һәм аларның әти-әниләре өчен гаилә бәйрәме оештырдылар. Бәйрәм Минзәлә елгасы яр буенда узды.
Чараның максаты булып күңелле, игелекле атмосфера тудыру, бәйрәмдә актив катнашырга теләк уяту торды.
Чөнки нәкъ менә шушы категория кешеләр үзләренең якыннарының, гаиләләренең көндәлек кайгыртуына һәм игътибарына мохтаҗ.
Бәйрәм барлык катнашучыларны котлау һәм бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышу белән башланып китте. Барлык гаиләләр дә уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Әти-әниләр өлкәннәргә булыштылар. Алар бергә гаилә турында табышмакларга җавап бирделәр, приз эзләделәр, танылган әкиятләрнең пантомимнары күрсәттеләр, җырлар җырладылар һәм биеделәр. Барысы бергә әлеге бәйрәмнең символы - ромашка белән беләзек ясадылар. Аннары бер-берсенә кулга беләзек кидерделәр.
Бәйрәм декоратив кысаларда гаиләләр фотосессиясе белән тәмамланды.