Узган ел комбайнда эшләгән «Август» компаниясенең "Минзәлә" ОСП механизаторлары язгы чәчү тәмамланганнан соң комбайннарны ремонтлауга керешкәннәр.
МТСта (алар 20 кеше) ремонтлаган механизаторлар кайнар аш белән тәэмин ителгән, барлык кирәкле шартлар тудырылган. Урып-җыю башланганчы 12 берәмлек "Торум-750" комбайны ремонтланды. Остаханәдә укучыларның эшен машина-технология станциясе идарәчесе Рәмзил Хәлиуллин, инженер Илназ Исламов, агроном Мансур Сәрвәров контрольдә тота.
Уңган механизаторлар комбайннарны ремонтлау өчен көчләрен кызганмадылар, - ди «Минзәлә» ОСП җитәкчесе Рөстәм Исламов.
Акцент. «Август» компаниясенең “Минзәлә" ОСПДА бер комбайнга бер мең гектардан артык җир туры килә, бу республикада иң зур күрсәткеч.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/kombayny-gotovy-k-uborke