Минзәләдә яшәүче Хәсәновлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде.

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Хәсәновлар гаиләсен район башлыгы Айдар Салахов исеменнән район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев котлады.

–Сез районыбызда зур хөрмәткә ия булган шәхесләр. Балаларыгыз да үзләренең хезмәтләре белән күпләргә үрнәк. Гомерегезнең һәр көнен сәламәтлектә үткәреп, балаларыгызның, оныкларыгызның куанычларын күреп, күңел җылысын, ихтирамын тоеп, киләчәктә дә үрнәк гаилә булып яшәгез, – диде ул.

Бәхетле гаилә парына “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча РФ оештыру комитетының Мактау грамотасын тапшырды.

Хәсәновлар гаиләсен район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева котлады, истәлекле бүләк тапшырды.

Әлеге гаиләне шулай ук район мәгариф бүлеге начальнигы Леонид Петраев, 2 нче урта мәктәп директоры урынбасары Елена Янова, кызы Гөлнара котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр. Тантана музыкаль номерлар белән тәмамланды.

Әлеге парлар бер-берсе белән моннан 54 ел элек кавышканнар, ике бала тәрбияләп үстергәннәр.Икесе дә хезмәт ветераны. Гаилә башлыгы Марат Хәсән улы 56 ел хезмәт стажына ия, 30 ел җитәкче урыннарда эшләгән, 20 елдан артык педагогик стажы бар. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән. 40 ел педагогик стажы булган Рәзимә Хөсәен кызы “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек була, районның иң яхшы укытучыларының берсе буларак, РФның Мактау китабына кертелгән.

– Ирем тырыш, шат күңелле, шаяртып сөйләшергә ярата торган булуы өстенә сабыр холыклы да. Медаль безнең гаиләбезгә бирелгән иң зур бәя ул, – диде Рәзимә Хөсәен кызы.

Гаиләгез алга таба да мәхәббәттә яшәсен, Ходай сәламәтлектән аермасын үзегезне, дигән теләкләр яңгырады тантанада.

Безнең өстәмә

 “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә иң үрнәк гаиләләргә тапшырыла. Әлеге медаль чирек гасырдан артык бергә гомер кичергән, җәмгыятебезгә акыллы, тәртипле, хезмәт сөючән  балалар тәрбияләп үстергән гаиләләргә бирелә.

Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-yashche-khsnovlar-gailse-mkhbbt-m-tugrylyk-chen-medale-beln-blklnde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International