7 июльдә әниләрнең яңа туган балаларыннан иртә баш тарту һәм туучылар санын арттыру, «бишек» гаилә институтын ныгыту программасы кысаларында Минзәлә шәһәренең «Победа» кинотеатрында «абортлар: 21 гасыр проблемасы»дигән темага дебатлар узды. Фикер алышулар халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм киноучреждение белгечләре арасында булды.
Чараның кунаклары:Минзәлә районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча әйдәп баручы белгече Вышинская Т.Г.; 3 нче мәктәп педагог-психологы Юдина В.С., Минзәлә шәһәре мәчетенең имам хатыйбы булдылар. Чараның турыдан-туры эфиры барлык әбүнәчеләр өчен дә ачык иде.
Тавыш бирү барышында, дебатларда этник-дини фактор җиңү яулады.