«18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балаларның һәм инвалидларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасы»ҖЧҖ ТР РО булышлыгы белән инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе.

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

2020 елдан Вәкаләтле вәкил инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) булган гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашыра.

2021 елның 9 июлендә 15.00 сәгатьтә инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен видеоэлемтә режимында ШПЗ дәресе узачак.

Дәресне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы вәкиле үткәрәчәк.

Инвалид балаларның җәйге ялына кагылышлы мәсьәләләр яктыртылачак.

Катнашу өчен, WhatsApp мессенджерындагы төркемдәге сылтама буенча дәрескә кушылырга кирәк. Чакыру өчен төркеменә керү WhatsApp: https://chat.whatsapp.com/HkUcMjVrSIT4yGeVQqxeUx

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International